Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 2 көрд демонстрацияче һәлак булды


Төркиянең көньяк-көнчыгышында көрд демонстрациячеләре белән полиция арасындагы бәрелешләрдә 2 демонстрацияче һәлак булды.
Хәбәрләргә караганда Юксекова шәһәрендә бер демонстрацияче утлы коралдан үлгән. Анда махсус полиция көчләре тыелган демонстрациядә катнашу өчен җыелган йөзләрчә көрд белән бәрелеште.
Тагын бер көрд бүген Ван хастаханәсендә үлде. Ул кичә шундый ук бәрелештә утлы коралдан яраланып хастаханәгә китерелгән булган.
Төркиядә Нәүрүз бәйрәме бәрелешләргә әверелеп йөздән артык көрд демонстрациячесе һәм 10 полиция хезмәткәре яраланды.
Төркиянең көрдләр күпчелекне тәшкил итүче көньяк-көнчыгыш өлешендә бәйсезлек өчен көрәшүче көрд гыйсъянчыларына каршы хәрби операция дәвам итә.
XS
SM
MD
LG