Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:11

Пакыстанда яңа премьер-министр


Исламабад - Пакыстан парламенты илнең яңа премьер-министры итеп мәрхүмә Беназир Бһуттоның тарафдары Йосыф Раза Гиланины сайлады. Президент Мөшәррәф хакимияте чорында Гилани 5 ел төрмәдә утырып чыкты.

Сайланудан соң Гилани беренче эш итеп ноябрь аенда гадәттәнтыш хәл вакытында кулга алынган хәкимнәрне иреккә чыгарырга вагъдә итте. Мөшәррәф үзенең элекке парламент тарафыннан сайлануына кануный киртәләр булмасын өчен хәкимнәрне кулга алырга кушкан иде.

XS
SM
MD
LG