Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар берлеге рәисе Кадыровтан гафу үтенде


Мәскәү - Русиянең журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов Чечня президенты Рамзан Кадыровтан гафу үтенде.

Грозныйда чечен журналистлары һәм җирле хакимият вәкилләре белән булган очрашуда Богданов Кадыровны берлеккә алу идеясын хуплавын, хезмәттәшләренең моңа каршы чыгулары өчен гафу үтенүен белдерде.

Март башында берлекнең Чечня бүлеге Кадыровның республика журналистикасына керткән өлеше өчен оешмага алу карарын кабул иткән иде. Берлекнең секретариаты бу карарны низамнамәгә туры килми, дип гамәлдән чыгарды. Кайбер чечен журналистлыры оешмадан чыгулары турында белдерде.
XS
SM
MD
LG