Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Щекочихин үлеме яңадан тикшереләчәк


Мәскәү - Журналист Юрий Щекочихин үлемен тикшерү дәвам итәчәк. Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастыркин район тикшерүчеләренең җинаять эше ачудан баш тартуларына канәгатьсезлек белдерде.

Моңа кадәр "Новая газета" баш мөхаррире Сергей Соколов, журналист үлеме өченче тапкыр тикшерелгәч тә җинаять эше ачылмады, Щекочихин билгесез бер авырудан үлгән, дигән нәтиҗә ясалды, дигән иде.

Журналист 2003 елда үлде. Үлемнең сәбәбе - аллергиядән баш миендә шеш дип әйтелде. Дуслары һәм хезмәттәшләре аның агуланган булу ихтималы турында белдерде.
XS
SM
MD
LG