Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге таҗиклар мигрант булырга теләми


 Таҗик җәмгыяте вәкилләре: сулдан Русия ватандашы, таҗик Гафор Пулотов, Татарстандагы таҗик җәмгыяте җитәкчесе Камилҗан Абдулхоликов, “Мәдәниятләр диалогы” фонды җитәкчесе Алишер Мавлонов.
Таҗик җәмгыяте вәкилләре: сулдан Русия ватандашы, таҗик Гафор Пулотов, Татарстандагы таҗик җәмгыяте җитәкчесе Камилҗан Абдулхоликов, “Мәдәниятләр диалогы” фонды җитәкчесе Алишер Мавлонов.

Татарстанда Урта Азия, Үзәк Азия һәм башка илләрдән килүче мигрантлар арта. Татарстандагы халыклар мәҗлесе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров әйтүенчә, 5 ел элек республикага 45 мең мигрант килгән булса, бүгенгесе көндә алар 100 меңнән арткан. Иң күп килүчеләр - Үзбәкстаннан, ә аннан соң - Таҗикстаннан.

Мигрантлар: "Татарстанлылар чит илдән килүчеләрне кыерсытмаса да, аларга караш бер төсле түгел», ди. Таҗикстаннан килеп инде дистә елдан артык Татарстанда яшәүче «Мәдәниятләр диалогы” («Диалог цивилизаций”) фонды җитәкчесе таҗик милләтеннән булган Алишер Мавлонов исә, соңгы вакытта Русия җитәкчелеге ниһаять көнчыгышка игътибар итә башлады, ди. Аерым алганда ул Русия президенты Владимир Путинның Гомәр Хәйям иҗаты белән кызыксынуына басым ясады. Күптән түгел Казанда «Хәйям һәм Путин” дигән китап та нәшер ителде.

Татарстандагы таҗикларның күбесе аның белән таныш булып чыкты. Таҗик журналисты Бобоҗан Икромов язган әлеге урыс телендәге 112 битлек китапта фарсы шагыйре Гомәр Хәйямнең дүрт юллык шигырьләре бирелгән. Әмма таҗиклар иң әһәмият бирә торган сүзләр китапның керешендә бирелгән. Анда Русия президенты Владимир Путиның сәясәтчеләр арасында беренчеләрдән булып көнчыгыш шигъриятенә йөз белән борылуы турында әйтелә. Билгеле булганча, Путин киңкүләм мәгълүмат чараларына әңгәмә биргәндә буш вакытында Гомәр Хәйям иҗаты белән танышуы турында сөйләгән иде. Путинның бу сүзләре белән Татарстандагы таҗиклар чын мәгънәсендә горурлана, ә китапны чыгаручылар, аерым алганда “Мәдәниятләр диалогы” фонды бу басма русиялеләрнең таҗикларга карашны яхшы якка үзгәртә алыр иде дип өметләнә.

«Бүгеге көндә 1 мең данә белән чыккан «Хәйям һәм Путин”ны без көнчыгыш белән кызыксынучыларның кесә китабы итәргә уйлыйбыз. Бу Хәйямне күбрәк белсеннәр өчен эшләнә. Ә Хәйям иҗаты белән танышкач инде Таҗикстан һәм гомумән Үзәк Азия турында да беләчәкләр”, ди Казандагы “Мәдәниятләр диалогы” фонды җитәкчесе Алишер Мавлонов.

Аның әйтүенчә, китап махсус Русия президентын сайлау алдыннан – февральдә чыгарылган. Моның белән таҗиклар алар өчен Русия дә үз илләре кебек бик якын икәнне күрсәтәсе килгән. Ник дигәндә, аларга Русиядә кимсетеп карау һәрдаим дәвам итә. Шуңа күрәсең, китапны чыгаручылар Путин ярдәмендә бу карашны үзгәртеп булыр дип уйлый.

«Ни өчен Путин? Чөнки Русия бөек ил һәм ул ниһаять көнчыгышка -Үзәк Азиягә, аерым алганда Таҗикстанга йөз белән борылды. Русия таҗикларны үзендә сыендырды. Бүген күбесе безгә мигрантлар ди. Әмма тулаем алганда мигрант дигән мәгънә юк. Чөнки без барыбыз да бер гаиләдән. Һәм мигрант сүзе ул якын киләчәктә юкка чыгачак һәм бербөтен булачакбыз”, ди Алишер Мавлонов.

Әйтергә кирәк, инде күптән Русиягә килеп урнашкан таҗиклар үзләрен башка халыклар белән бер тигез итеп күрергә хыяллана. Әмма русиялеләрнең аларга карашы үзгәрүе бик шикле. Таҗиклар Русиядә күпчелектә арзанлы эшче куллар буларак кына кабул ителә. Һәм күп кенә таҗиклар моның кайчан да булса үзгәрәчәгенә бик икеләнеп карый. Алар моңа китаплар чыгу да ярдәм итәчәгенә а ышанмый. Мисал өчен Татарстанда яшәүче таҗик эшмәкәре Габдераһим Икромов:

Tаҗик эшмәкәре Габдераһим Икромов
«Мин бу китапны күрдем һәм карадым, әмма әле укымадым. Путинның безнең мәдәнияткә, аерым алганда Гомәр Хайямга шулай игътибар бирүенә шатландым”, ди.

«Хәйям һәм Путин” дигән китапны укыган Русия ватандашы таҗик Гафор Пулотов:

«Бобоҗан Икромов һәм Алишер Мавлонов мигрантларга ярдәм булсын, ике халык дуслашсын дип бу китапны булдырган”, ди.

Шулай итеп “Хайям һәм Путин” китабына таҗикларның карашы төрле. Русиягә вакытлыча эшкә килүчеләрне исә аларга мигрант итеп карау бик борчымый икән, ә менә инде дистә еллар яшәүчеләр үзләрен башка халык белән бертигез күрәсе килә.

“Ни өчендер безнең музыканы тыңлаганда бүленеш сизелми, ә гади көнкүрештә бу бар. Мин таҗиклар, аларның гаиләләре монда күп дип горурланам. Без Татарстанда үз өебезне таптык. Таҗиклар алар мигрантлар түгел, ә биредә яшәүче шундый ук гади халык”, ди 1987 елдан бирле Казанда яшәүче таҗик Алишер Мавлонов.
XS
SM
MD
LG