Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия НАТОны үзен кире какмаска чакыра


Брюссель - Бүген НАТО баш фатирында чыгыш ясап Грузиянең тышкы эшләр министры Давид Бакрадзе, киләсе атнада Бохарестта үтәчәк саммитта НАТО җитәкчеләрен Русия басымына бирешмәскә һәм Украина белән Грузиянең НАТО әгъзалыгына таба омтылышын сүндермәскә чакырды. Юкса төбәктә киеренкелек туу куркынычы бар, диде Бакрадзе. Грузия министры Русиягә карата "принципларга" нигезләнеп эш итәргә чакырды.

Русия Грузия һәм Украинаны НАТОга алу планын кабул итүгә каршы. Бу мәсәләдә НАТОның үзендә дә бердәм фикер юк.
XS
SM
MD
LG