Accessibility links

Jaguar һәм Land Rover Tata ширкәтенә сатылды


Вашингтон - АКШның Ford Motor машиналар төзү ширкәте үзе хуҗа булган британ ширкәтләре Jaguar һәм Land Roverны 2.3 миллиард долларга Һиндстанның Tata Motors ширкәтенә сатуын хәбәр итте. Tata Motors - Һиндстанда йөк машиналары һәм автобуслар төзүче иң зур ширкәт санала. Җиңел машиналар җитештерүдә Tata Motors өченче урында.

Узган ике елда Ford Motor ширкәтенең зыян күләме миллиардларча доллар дип исәпләнде. Бу сатудан соң аның Европада бер генә ширкәте - Швециядәге Volvo Cars машиналары калачак.
XS
SM
MD
LG