Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татар мәдәнияте ни хәлдә?


Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре кичәсендә язучыларны, җырчыларны, композиторларны, китапханәчеләрне һәм башка бик күп һөнәр иялеләрен күрергә мөмкин иде.

Хәкимият вәкиле аларның барысына да узган елгы эшчәнлекләре өчен рәхмәтен җиткерде, 2008 елда тагын да тырышып эшләргә чакырды. Чаллыда урыс, яһуд мәдәнияте шактый югары дәрәҗәдә дип әйтергә була. Ә менә татар мәдәниятенең торышы ни хәлдә? Бу сорауга беренче булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Энергетик” мәдәният сарае директоры Г.Рзаева аңлатма бирә:

“Шәһәребездә 90га якын милләт вәкиле яши. Һәрберсе үз мәдәниятен, сәнгатен иң яхшысы дип мактарга тырыша. Без дә шушында яшәүче төп халык буларак йолаларны, гореф-гадәтне оныттырмау өстендә эшлибез. Үзем дә, эш планнарын корганда татар телендә уза торган чараларга зур игьтибар бирәм. Бу шулай булырга да тиеш. Без үзебезнең милләтне башкаларга да яраттырырга тиеш. Урыс телендә узган кичәләргә дә татар җыры, татар сүзе кертәбез. Телебезне югалтмасак кына без көчле. Җил искән якка авышып, җил исмәсә аумыйча торып, без дөрес юлда булмыйбыз. Кыйблабыз – телебезне югалтмау.”

Чаллы татар драма театрының 18 еллык тарихы бар. Театр Татарстан, Русия белән генә чикләнмичә, чит илләрдә дә булып кайтты. Шушы коллективның директоры Рашат Файзрахманов мәдәният һәм сәнгатьнең бүгенге торышыннан канәгатьме?

“Мәдәният дөньясына Чаллының үз йөзе бар. Шәһәр коллективлары кая гына бармасын, алар горурланып чыгыш ясый. Без Русия күләмендә мактана алабыз. Театрыбыз елына 4-5әр спектакль чыгара. Болар тик утырудан гына барлыкка килми. Шулай да тагын да алга китешне күрәсе иде. Күбрәк яңа әсәрләр, җырлар өстендә эшләргә кирәк.”

Минем әңгәмәдәшләрем булган Г.Рзаева һәм Ф.Файзрахманов хәкимият кешеләре, хезмәт хакын шәһәр казнасыннан алучылар. Язучы, А.Алиш исемендәге бүләк иясе Р.Бәшәр Чаллы мәдәнияте, сәнгате белән якыннан таныш. Аның күзәтүләре, нәтиҗә ясавы менә болайрак:

“Татар мәдәниятенең торышы бөтен Татарстанда заманага бәйле. Базар мөнәсәбәте, башка сәбәпләр аларның хәлен яхшыртмады. Театрларыбыз авыр хәлдә. Автоном идарәгә күчкәч, тагын да авыраер, дип уйлыйм. Җырчылар, сәнгать кешеләре үзләренчә, ничек булдыра ала, шулай акча эшли. Җырларыбыз торган саен тозсызлана. Чөнки сәнгать советлары юк, җырларны сайлап халыкка тәкьдим итү юк. Нәтиҗәдә эфирга, сәхнәгә төрле чүп-чар чыга. Бу – Чаллыга да, Казанга да, башка шәһәрләргә дә хас. Һәркем үзенчә эшләргә тырыша, берәүнең да ачтан үләсе килми. Гаиләне тотасы, киенәсе бар. Сәнгатьне базарга алып керү аның дәрәҗәсен, кыйммәтен төшерде. Татар мәдәниятының асыл сыйфатлары югала бара, менә шул мине борчый”,- ди Р.Бәшәр.

Кеше кесәсендәге акчаны санау матур түгел. Шулай да, Чаллыдагы мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын белештем. Китапханәчеләр уртача 4900, театрда һәм клубларда эшләүчеләр 4500 сум ала.
XS
SM
MD
LG