Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста протестларда катнашучылар хөкем ителде


Минск - Хөкүмәткә каршы урам җыеннарында катнашып кулга алынган дистәләгән кешегә мәхкәмә хөкем карары чыгарды. Эчке эшләр миинистрлыгы хәбәр итүенчә, 70 кеше тәртип бозуда гаепләнә, аларга акчалата җәза яки бер-ике көн төрмә яный.

Сишәмбе көнне Минскта милиция урам җыенын куып таратты. Оппозициядәге сәясәтче Александр Милинкевич, милициянең бу эше - авторитар президент Александр Лукашенко режимының йомшамаячагына ишарә иде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG