Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тыелган дини китаплар яңадан тикшереләчәк


Сарытау - Идел буе мөселманнарының диния нәзарәте Ислам китапларының тыелуы тирәсендә туган вазгыятьне үзгәртү һәм Богорослан мәхкәмәсенең бу хактагы карарын гамәлдән чыгару өчен чаралар күрәчәген белдерде. Моның өчен диния нәзарәтендә бер төркем белгечләр җыелган. Алар Русиянең фәннәр академиясендә тыелган китапларның эчтәлеген тикшерүне оештырырга җыена. Болар хакында диния нәзарәте башлыгы Сарытау мөфтие Мөкаддәс Бибарсов белдерде.
XS
SM
MD
LG