Уфа - Русия прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты вәкиле Павел Ли Уфага килеп кичә Башкорстан президентының улы "Башнефть" ширкәте башлыгы Урал Рәхимовтан сорау алган, дип хәбәр ителә. Рәхимовка Башкорстанның элекке сенаторы, кеше үтерүне оештыру һәм ришвәт бирүдә гаепләнгән Игорь Изместьев эшенә бәйле сораулар бирелгән. Сорау алу 4 сәгатькә якын дәвам иткән. Урал Рәхимов янында аның адвокаты Сергей Макаренко булган.
Изместьевка белдерелгән гаепләүләрнең Урал Рәхивока да катнашы бар. Изместьев Рәхимовның иң якын финанс киңәшчеләренең берсен үтерүдә шикләнелә. Адвокат Макаренко сүзләренә караганда, Урал Рәхимовның тикшерүче белән очрашуы - аның яхшы ният күрсәтүе дип бәяләнә ала. Чөнки хәзерге вакытта Рәхимов Уфа хастаханәләренең берсендә ята. Шулай ук аның депутат кагылгысызлыгы бар. 2 мартта Урал Рәхимов инде икенче тапкыр Башкортстан парламенты депутаты итеп сайланды.