Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәгыйтовны үлемгә җиткерүдә шикләнелгәннәр кулга алынды


Новосибирск - Саклану министрлыгының Новосибирскидагы хәрби институтында укучы 6 кеше кулга алынган. Хәрби тикшерү бүлеге мәгълүматларына караганда, алар беренче курс студенты Радмир Сәгыйтовны үлемгә җиткерүдә шикләнелә. Март аенда Сәгыйтовны кан тамырлары киселгән килеш хастаханәгә китергәннәр, әмма табиплар аның гомерен саклап кала алмаган.

Баштан ук тикшерүчеләр - яшь хәрбине үлемгә курсташлары этәргән дип фаразлады.
XS
SM
MD
LG