Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси технолог Татарстанга нигә җикеренә?


Глеб Павловский "Реальная политика" тапшыруы студиясендә
Глеб Павловский "Реальная политика" тапшыруы студиясендә

“НТВ” каналында Глеб Павловскийның “Реальная политика” тапшыруында 8 минут буе республиканы төрле яктан тәнкыйтьләү барды.


“НТВ” каналында Глеб Павловскийның “Реальная политика” тапшыруын даими карап баручылар һәр чыгарылышта Русиянең теге яки бу төбәге турында сөйләүне беләләрдер. Кайсы төбәк турында кайчан сөйлиячәк дигән исемлек тә бар хәтта, ди белгечләр.

Узган шимбәдә әлеге тапшыру хәбәрчеләре Татарстанны да тикшерергә булган. Әйтергә кирәк, тикшерүләре инәсеннән җебенә хәтлек эшләнгән. Биредә 8 минут буе республиканы төрле яктан тәнкыйтьләү барды. Алар Татарстанның алга киткән төбәк икәнен таный, әмма моны күп еллар буе республиканың федераль казнага салым түләмәве белән бәйли.

Казан меңеллыгының да сәер узуы әйтелеп китә - янәсе бәйрәм вакытында күп кенә тарихи биналар җимерелгән. Татарстанда уңышлы эшләп килгән социаль ипотеканы да “Реальная политика” журналистлары бары тик республиканың 1500 ширкәтеннән килгән салым аркасында гына эшли, дип белдерә.
Язмадан күренгән төп нәтиҗә - Татарстанның көннән-көн абруе төшә, башка төбәкләр аны куып җитә. Сюжетның видео сурәтенә килгәндә, сөйләгән вакытта һаман республика президенты Миңтимер Шәймиев күрсәтелеп торган. Татарстан сәясәт белгечләре бу хәлләргә карата тискәре караш белдерә, әмма җирле мәгълүмат чаралары бу хакта ләм мин. “Азатлык”ка бу хәлләргә карата үз фикерен сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов кенә белдерде.
"Минемчә, бу язманы һичшиксез кемдер түләп чыгарган, һәм кайбер мәгълүматларга караганда, аның бәясе 100 мең доллардан да ким түгел. Миңа калса, шул рәвешле кемдер Шәймиевне нык тәнкыйтьләргә тели. Читтән карап торганда бу көлке уятучан язма иде. Аңлашыла ки, Глеб Павловский ул Русия кирмәненә, ил җитәкчеләренә якын сәясәтче, күрәсең, аның тапшырулары аша Медведевнең инаугурациясе барган вакытта Шәймиевнең абруен төшерергә уйлый. Бу эшләр төбәк җитәкчесе алмашынуга әзерлек кебек күренә. Татарстан Русия өчен Дума һәм президент сайлауларында бик күп файда китергән төбәк. 7 майдан соң Русия хөкүмәте яңадан төзеләчәк. Һәм әгәр дә эчке эшләр министры Нургалиев үз урынын саклап кала алмый икән, аның Татарстанга президент булып килүе бик мөмкин."
“Реальная политика” тапшыруында шулай ук милли компонентның бетерелүе турында да сүз барган. Алар фикеренчә, республикада 4 татарның берсе генә татарча белә, татар балалары туган телләрен өйрәнергә теләмәгәндә, урысларга татар теле нигә кирәк булсын, ди алар. Шулай ук биредә югары уку йортларында татар студентларының һәм галимнәренең саны урысларга караганда күбрәк диелә. Бу сүзләргә карата сәясәт белгече Фәндәс Сафиуллин фикерен тәкъдим итәбез.
"Мөгаен Русияне унитар дәүләт итү хәзер ашыктырыла торгандыр. Бу турыда инде күптән сүз бара, федерализмны үзгәртеп, административ реформалар үткәреп, милли республикаларны бетерүгә бару турында програм инде күптән әзерләнә. Бу максатка ирешүгә иң комачаулый торган республика ул - Татарстан. Чечня белән инде хәл ителгән, башка төбәкләр белән артык проблемалар булыр төсле түгел. Татарстан белән хәл иткән вакытта башкалар белән проблема булмас төсле, республикаларны бетерүдә дә, телне бетерүдә дә, диннәрне дә барсын бер дингә генә кайтарып калдыруда да. Мин моны бөтен милли республикаларга каршы үткәрелә торган сәясәт дип аңлыйм.
Милли компонентка килгәндә, 10 татарның берсе генә татар телен белсә дә, бу милли компонентны бетерүгә сәбәп түгел. Күпмилләтле Русия киресенчә татар язмышын аңлап татар милләтен саклап калу ягында булырга тиеш."
Яшь сәясәт белгече Ринат Хабибуллинның исә бу хәлләргә карата фикерләре мондый:
"Бу мәсьәләне ике яклап карап була. Беряктан, Шәймиевне президентлыктан алырга теләсәләр, моны Русия җитәкчелеге тарафыннан Татарстан президентын тәнкыйтьләү кебек аңларга була. Икенче яктан, Татарстанда бар да ал да гел түгел бит, тәнкыйтли алырлык әйберләр дә күп. Мин бу ике карашның уртасында торам. Әлбәттә, Русия җитәкчелеге Татарстан башлыгы итеп идарә ителә торган кешене куярга тели. Әгәр дә ул Рәшит Нургалиев, Илшат Фәрдиев яисә Илсур Метшин булса, Русия җитәкчелегенә Татарстан белән идарә итәргә җиңелерәк булыр иде."
Шулай итеп Русиянең үзәк каналларында булмаса да, әмма дәрәҗәсе ягыннан алардан түбән түгел “НТВ” каналында Татарстанга карата шундый тәнкыйди язмалар күренә башлады. Республиканың үзендә техник яктан алга киткән, иярченнәр аша сөйләгән массакүләм мәгълүмат чаралары белән мактанырга яратсалар да, әлегә алар Русия каналында чагылыш тапкан "кара PR"га җавап бирә алмый.


Ә сезнең фикерегез нинди - Павловский тәнкыйте дөресме? НТВ тапшыруы артында нинди сәяси сәбәпләр ята ала?
XS
SM
MD
LG