Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан делегациясенең Парижны алуы дәвам итә


Башкортсан делегациясенең Франциягә эш визиты дәвам итә. Сәфәр 25 март башланды. Башкортсан вәкилләрен республиканың Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов җитәкли. Визитның максаты — Башкортстанны ЮНЕСКОда тәкъдим итү.
Әлеге сәфәр Башкортстанның Русиягә үз теләге белән кушылуының 450 еллыгына багышланды. Шулай итеп, бу бәйрәм халыкара дәрәҗәгә бүселеп чыкты.
Сәфәр мартның 25 башланды. Беренче көнне рәсми делегация эшен Русиянең ЮНЕСКОдагы вәкиле Владимир Каламанов белән очрашудан башлады. Анда Каламанов дөньяда этносларны саклау проблемасы үзәктә торуын билгеләп, Башкортстанны бу җәһәттән үрнәк төбәк дип атады. Аның сүзләренә караганда, Башкортан тел һәм мәдәният төрлелеген саклау буенча өйрәнүгә лаек төбәк.
Бүген Башкортсан делегациясе Рудольф Нуриев каберенә чәчәкләр салды, артабан Русиянең Франциядәге илчесе Александр Авдеев белән очрашты. Аннан соң ЮНЕСКО штабында ЮНЕСКО галимнәре һәм Башкортстан вәкилләре катнашлыгында фәнни семинар узган. Ул Башкортстандагы тел һәм мәдәни плюрализмы, дип атала.
XS
SM
MD
LG