Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тыелган гәзит кабат чыгачак


Тыелган бәйсез гәзит кабат чыга башлаячак. Сүз “За местное самоуправление” ягъни, “Җирле үзидарә өчен” дип аталучы бәйсез гәзит турында бара. Бу гәзит 2 март узган сайлаулар алдыннан башкаланың Октябрь районы мәхкәмәсе карары белән ябылган һәм гәзитнең ташка басылган саннары кулга алынган иде. Ул саннарда республика парламентына намзәт, берләшкән оппозиция башы Рамил Бигнов хакында язмалар чыккан иде. Башкортстанның югары мәхкәмәсе бу эшне карап, башкаланың Октябрь районы мәхкәмәсе карарын көченнән чыгарды.
XS
SM
MD
LG