Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта футбол капкасы укучының гомерен кисте


Стәрлетамак шәһәрендә бер укучы физкультура дәресендә үлемечле җәрәхәт алды. Стәрлетамакның 33нче санлы мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы 11 яшьлек Наталья Кимның өстенә футбол капкасы килеп төшкән. Кыз хастаханәгә озатылган, ләкин табиблар аның гомерен коткарып кала алмаган.
Бу эш буенча җинаять эше ачылды. Әлеге хәл булу белән республиканың барлык мәктәпләрендә дә спорт залларындагы хәвефсезлекне тикшерә башладылар. Һәрвакыттагыча, эш узгач.
XS
SM
MD
LG