Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Звезда Поволжья”: "Татарстанда хакимият Сәфәров, Фәрдиев, Метшин кулында булачак"


Киләчәктә Татарстан хөкүмәте белән бер яктан куәт идарәләре кешесе Сәфәров, икътисад ягыннан Фәрдиев идарә итәчәк. Сәфәров хәзерге Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин белән дус. Шулай итеп хакимияткә Шәймиевка якын Сәфәров, Фәрдиев, Метшин төркеме киләргә мөмкин.

"Звезда Поволжья” газетасы еш кына сәяси фаразлар ясарга ярата. Әмма алар күп очракта тормышка ашмый, шуңа да бу басманы җитди кабул итүчеләр бик аз. Ләкин барыбер дә һәркемнең укыйсы килә, хәтта республика җитәкчелегенең дә. Басманың чираттагы санында Рәшит Әхмәтов киләчәктә республика җитәкчелегенең ничек алмашынуы турында фаразлый. Аның фикеренчә барлык үзгәрешләр дә Русиянең яңа хөкүмәте төзелгәч кенә булачак.
Шушы көннәрдә президент Минтимер Шәймиев һәм “Татэнерго” ширкәте җитәкчесе Илшат Фәрдиев Мәскәүдә Русиянең төп энергетика ширкәте җитәкчесе Чубайс белән очрашты. Татарстанда күп кенә икътисад белгечләре моны “Татэнерго”ның Русия ширкәтенә кертелүе галәмәте дип фаразласа, Рәшит Әхмәтов РАО ЕЭСның ябылуы турында әйтә. Әлеге ширкәтнең җитәкчеләр шурасы рәисе Александр Волошин, шулай ук ул Медведев киңәшчесе дә. Татарстан сәясәтчеләре фикеренчә әгәрдә Татарстанда энергетика министрлыгы төзелә калса һәм анда министр итеп Илшат Фәрдиевне куярга теләсәләр Медведев та, Волошин да, моңа каршы килмәс диләр, чөнки аның артында Шәймиев тора.
Гаире чыганаклардан ишетелгәнчә Рөстәм Миңнеханов Фәрдиевнең министр булуына каршы икән, ник дигәндә чөнки аның белән идарә итәргә авырырак булачак. Фәрдиевнең киләчәктә Миңнехановның үзенең урынын ала алуы шулай хәзерге премьерны борчыйдыр.
Рәшит Әхмәтов, җәмәгатьчелек арасында йөргән имеш-мимешләргә таянып, болай булган очракта Миңнеханов “Татнефть”кә җитәкче булып китәчәк ди. Әмма ул беркайчан да нефтьче булмаган, шуңа күрә нефтьчеләр аны кабул итмәсләр ди. Нефть чыгаручы өлкәләрдә бу байлык белән шөгыльләнүче ширкәт җитәкчесе булу ул президенттан да дәрәҗәлерәк урын, һәм бу урынга кешене төбәк башлыгы билгели. Татарстанда исә хәл башка, кемдә акча шунда көч. Шуңа күрә, "нефть ширкәте җитәкчесе булып Миңнеханов киләчәктә республика президенты урынына чамалыйдыр", ди автор.
Татарстан премьер-министры кем булачак дигәндә Шәймиев бу урында хәзерге эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровны тәкъдим итә ди, бу нәмзәт Мәскәү җитәкчелеге белән дә хәл ителгән инде имеш. Димәк киләчәктә Татарстан хөкүмәте белән бер яктан куәт идарәләре кешесе Сәфәров, икенче икътисад ягыннан Фәрдиев идарә итәчәк. Сәфәров хәзерге Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин белән дус. Шулай итеп хакимияткә Шәймиевка якын Сәфәров, Фәрдиев, Метшин төркеме киләргә мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк бу көннәрдә Татарстанга карата төрле сәяси һөҗүмнәр башланды ди белгечләр. НТВ каналында Глеб Павловскийның Татарстанны тәнкыйтьләве турында узган тапшыруыбызда сөйләгән идек. Рәшит Әхмәтов та бу хәлләргә тукталып китә. Бу һөҗүмнәрне ул Камил Исхаков, Рәфкать Алтынбаев, Ирек Мортазин исеме белән бәйли. Федераль каналдан республиканы тәнкыйтьләү дә, Метшин һәм башка җитәкчеләргә карата ялган мәгълүмат тараткан Чаллыда чыгучы “Ревизор” газетасы да аларның эшләре ди Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG