Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылачак


Париж - Башкорстан вәкилчелеге 2 көн Парижда ЮНЕСКО баш фатирында республиканы таныту чараларында катнашып бүген кире Уфага кайта. Төрле мәдәни чаралар кысыларында киләчәктә ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән. Делегация вәкиле Гәүһәр Батталова сүзләренә караганда, оешма җитәкчелеге Уфада Рудольф Нуриев исемендәге балет фестивален ЮНЕСКО белән бергә үткәрүне тәкъдим иткән, шулай ук Башкорстандагы Чүлгән таш мәгарәсен ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кертү каралган.

Чаралар вакытында 20 майда Парижда Рудольф Нуриев һәйкәл ачылачагы игълан ителде.
XS
SM
MD
LG