Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дөнья чемпионатлары узачак


Татарстанның вәкәләтле вәкиллегендә Русиянең спорт җитәкчелеге җурналистлар белән очрашу
Татарстанның вәкәләтле вәкиллегендә Русиянең спорт җитәкчелеге җурналистлар белән очрашу

13 апрельдән 23 апрельгә кадәр Казанда яшь хоккей командалары арасында дөнья чемпионаты узачак.

Бу ярышлар Халыкара хоккей федерациясе тәкъдиме белән оештырылган һәм ул унынчы тапкыр үткәрелә. Шулай ук апрель аенда Казанда Пекинда узачак Олимпия уеннары алдыннан үлән өстендәге хоккей хатын- кыз төркемнәренең дөньякүләм беренчелегенә дә ярышлар узачак. Һәм ул ярышларда җиңеп чыккан команда Пекиндагы олимпия уеннарында катнашачак. Шушы вакыйгалар уңаеннан Мәскәүдә, Татарстанның вәкәләтле вәкиллегендә Русиянең спорт җитәкчелеге җурналистлар белән очрашу уздырды. Бу очрашуда Вячеслав Фетисов, Русиянең хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, Үлән өсте хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченков һәм Татарстанның яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Марат Бариев катнашаты.

Үзенең чыгышында Вячеслав Фетисов: «Казан бүгенге көндә спорт чемпионатлары уздыруның дөньякүләм таләпләренә туры килә. Яшьләр арасындагы чемпионатны да, хатын-кызларның үлән өсте хоккей уеннарын уздыруны урыны дип Казанны сайлап дөрес эшләдек, дип уйлыйбыз. Шәһәрнең һәм Татарстан республикасының кунакчыллыгы билегеле. Безнең командалар уңышларга ирешер дип өметләнәбез»,- диде.

Хоккей федареациясе презенты Владислав Фетисов сүзләрен тулыландырып, болай дип өстәде: «Яшь хоккейчылар арасында дөнья чемпионатын үткәрү хокукын Татарстанга бирү очраклы түгелдер. Татарстан хоккейчыларны әзерләүчеләр арасында беренче урында тора. Монда барлык шартлар тудырылган 10 мең кеше сыярлык стадион да төзелгән. Спортка республика җитәкчеләре дә зур ихтибар бирә. Иң мөһиме безгә узган елгы уңышны кабатларга кирәк. Узган ел Русия командасы чемпион исемен алган иде. Бүгенге көндә хоккейда билгеле булган спортчылар барысы да шушы яшьләр ярышында тудылар»,- диде Владислав Третяк.

20 апрельдән 27 апрельгә кадәр Казанда хатын-кызларның үлән өстендә хоккей уеннары дөньякүләм ярышы да узарга тиеш. Анда АКШ, Һиндстан, Франция, Нидерланд, Русия, Бельгия командалары ярышачак.
Үлән өсте хоккей федерациясе президенты Сергей Чеченков болай диде:

«Ярышларда катнашачак команда өчен барлык шартлар тудырылган. Матди яктан тәэмин ителгән. Безнең өчен көндәш булырлыклар АКШ белән Һиндстан командалары. Безнең команданың нигезе булып Түбән Новгород кызлары тора. Татарстанның да ике хоккейчы кызы өстәмә уенчылар арасында. Инде бу ярышларда җиңеп чыгучылар Пекиндагы олимпия уеннарына юллама алачак», - диде Сергей Чеченков.

Матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эше, сопрт һәм туризм министры Марат Бариев та катнашты. Ул Татарстанда спорт мәйданнары, спорт сарайлары күпләп барлыкка килүе, Татарстанда спортка, бигрәк тә хоккейга зур ихтибар бирелүе турында сөйләде. һәм дөньякүләм чемпионатларны Казанда уздыруның тагын бер файдалы ягын да әйтте. 2011 елда халыкара универсиада уеннарын үзендә үткәрергә дәгъвә итүче Татарстан өчен әйтеп үтелгән халыкара чемпионатлар уздыру тәҗрибәсе дә шарт, диде Марат Бариев. Ул шулай ук бу чемпионатларны уздыру чыгымнары ике яклап – Русия спорт министрлыгы һәм Татарстан ягыннан, шулай ук спонсорлар ярдәме белән түләнә диде.

Шулай итеп апрель аенда Казанда яшь хоккейчылар һәм үлән өстендә хатын-кыз хоккей уеннарының дөньякүләм чемпионаты узарга тиеш.
XS
SM
MD
LG