Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр шурасы да диннәр мәсхәрәләүне тыю ягында


Мәскәү - Русиянең Мөфтиләр шурасы Ислам конференциясе оешмасының диннәрне төрлечә мәсхәрәләүне канун нигезендә тыю турындагы тәкъдимен хуплап чыкты.

Шура рәисенең беренче урынбасары Дамир Гыйззәтуллин сүзләренә караганда, мондый чара исламга гына түгел, башка диннәргә дә һөҗүм итүләрне туктата алыр иде. Дамир хәзрәт "рухи кыйммәтләр төрле мыскыллаулардан канун белән якланырга тиеш", дип белдерә.

Диннәрне мәсхәрәләүне канун нигезендә тыю тәкъдимен Ислам конференциясе оешмасының баш катыйбе Әкъмәлетдин Ихсануглы ясаган иде. Ул шушы чараның Берләшкән Милләтләр тарафыннан кабул ителүен алга сөрә.

XS
SM
MD
LG