Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски кызы тел осталыгын күрсәтте


Мәгълүм булганча, күптән түгел Казанда татар теле буенча олимпиада булып узды. Бу чара Бөтенрусия күләмендә оештырылды һәм анда Омски өлкәсеннән дә катнашучылар булды.
Атнакич көнне Олимпиадага барган кызлар – Гүзәл Мөхәмәтшина, Регина Дәүләтбагина, Лилия Рәхмәтуллина һәм Диләрә Ниязова укытучылары Венера Латыпова белән Омскига әйләнеп кайттылар.
Кызлар - барсы да Большеречье районы Үләнкүл авылы урта мәктәбенең 9, 10 сыйныфларында укыйлар. Бу авылда татар телен укытуга элек-электән зур игътибар бирелеп килә. Казанга барып кызлар моны исбатлап кайттылар, дип әйтергә мөмкин. Аларның берсе - Гүзәл Мөхәмәтшина беренче урынны яулаган.
Укытучылары Венера ханым Латыйпова:

“Бу кызлар җирле олимпиадаларда һәрдаим алдынгылар, әмма Казанга барып мондый зур уңышка ирешерләр, дип уйламаган идем, чөнки катнашучылар Русиянең 19 төбәгеннән килгән 70 бала булды,”-ди.
Татар теле укытучысы Гөлсинә ханым Әхмәрова:

“Җиңү очраклы түгел, Үләнкүл мәктәбе электән алдынгылардан санала, кыз үзе дә тырыш, - ди.
Гүзәл үзе “тел арасында аерма зур, диалект белән нык аерыла, шунлыктан авырырак будды,”- ди.
Кызларның Казанга беренче мәртәбә барулары икән.“Олимпиада тәмамланганнан соң тагын өч көнгә калып шәһәр белән танышып йөрдек, бик яраттык, гашыйк булып кайттык, хәзер анда укырга барырга телибез,”- дип алар Татарстан башкаласыннан канатланып кайтканнар.
XS
SM
MD
LG