Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Яшьләр театры Мәскәүдә


1-2 апрельдә Мәскәүнең Таганкадагы «Содруҗество актеров» театрында Мәскәү тамашачысы Казанның Яшьләр театры белән очрашачак.

Театр Мәскәүгә ике сәхнә әсәре – Кол Галинең «Йосыф кыйссасы» нигезендә эшләнәгән «Йосыф һәм Зөләйха» әсәрен һәм Габдулла Тукай әсәрләреннән торган «Печән базары» спектаклен алып киләчәк.

Казанның Яшьләр театры оешканга 20 ел булса да, алар Мәскәүдә беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Без бу көннәрдә Мәскәүдә гастролләрне оештыру мәшәкатьләре белән йөргән Яшьләр театрының баш реҗисеры Ренат Әюпов белән очраштык. Ул гастроль хакында сүзен болай дип башлады:

«Безнең театрга 20 ел. Кечкенә генә булса да юбилей. Мәскәү тамашачысына ул спектакльләрне күрсәтү безнең өчен зур имтихан. Чаллы театрында «Йосыф» спектакле куелган иде инде. Чаллы вариантында Йосыф пәйгамбәрнең газаплы юлына өстенлек бирелгән иде. Без аны үзгәрттек. Яшьләргә тәкъдим иткәч, сюжетны күбрәк Йосыф һәм Зөләйхә арасындагы олы мәхәббәтне кызыл җеп итеп беренче урынга чыгардык. Миңа калса, кызыклы булып чыкты кебек. Чаллыдан Казан яшьләр театрына берничә актер күченеп килде. Чаллыда Йосыфны уйнаган Илдар Зәмиев та Казанда хәзер. Һәм Йосыфның олы чагын ул башкара. Ә инде 13 яшьлек Йосыфны тамашачы Рәзил Фәхретдинов башкаруында карый алачак. Шулай итеп, безнең спектакльдә ике Йосыф образы бар»,- диде Ренат Әюпов.

Ренат Әюпов Чаллы театрында баш режиссер булып эшләгән вакытта “Йосыф кыйссасы” буенча эшләнгән сәхнә әсәре мәскәүләргә күрсәтелгән иде инде. Ә инде Яшьләр театрына килгәннән соң Ренат Әюпов ул әсәргә башкача чишелеш тапкын.

“Йосыф һәм Зөләйха” әсәрендә Йосыф пәйгамбәрнең яшәеше турында сөйләнгәнгә, дин ягыннан ялгышлык булмасын дип, реҗиссер дин әһеле белән берлектә эшләгән. Ренат Әюпов бу хакта болай диде:

«Беренче вариантта да, хәзергесендә дә әлеге спектакльнең фәнни киңәшчесе Равил хәзрәт Гайнетдин булды. Ул спектакльне дини күзлек аша да һәръяклап карап чыкты. Икенче вариант авангард булганга күрә кайбер нәрсәләрне Равил хәзрәт киңәше белән үзгәртергә дә туры килде. Бу бит милли мирас кына түгел, дини юнәлешле спектакль дә, аның киңәшләреннән башка бу спетакльне чыгарып булмас иде».

Ә менә «Печән базары» әсәре ике ел элек кенә Габдулла Тукайның юбилеена багышланып куелган һәм ул Мәскәүгә беренче тапкыр килә. Казан тамашачысы, яшьләр спектакльне ничек кабул итте дигән сорауга Ренат Әюпов болай дип дәвам итте:

«Халык бик яратып кабул итә. Кайбер тамашачылар үзем өчен күп нәрсәләр ачтым Тукай иҗатында, диделәр. Әлеге спектакль Габдулла Тукайның тууына 120 еллыкка багышланган иде. Хәзер инде ике сезон бара. Әлеге әсәр Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», Кәҗә белән сарык», «Печән базары, яхут яңа кисекбаш» әсәрләрен берләштергән спектакль. Сәхнәдә бер яссылыкта өч Тукай яши. Тукайның балачагы – Печән базарында аны асрамага биргән вакытта, кечкенә Тукай күп нәрсәләрне күңеленә сеңдереп калдырган. Икенче Тукай- ул Тукайның сәхнәдә яшәүче авыру җаны. Халкының киләчәге турында кайгыртып яшәве, шул газаплар аның авыруына күчеп, шул образда чагылыш табуы.

Төп образ – Габдулла Тукай язучы. Үткәнен дә киләчәген дә күреп, булачак әсәрләрен сәхнәдә язып бара ул. Без инде бу сәхнә әсәрен яшьләр өчен эшләгәч, цивилизацияне дә күздә тоттык. Шулай итеп, бер киңлектә, ләкин төрле яссылыкта берничә кеше Тукай образын тасвирлый».

Печән базары спектакле 2005 елда Бишкек шәһәрендә узган театрлар фестивалендә иң югары бүләк алып кайткан иде. Ул вакыттагы кичерешләре турында Ренат Әюпов болай диде:

«Арт Орда Азия» театрлар фестивалендә «Печән базары» Гран -прига лаек булды. Безнең өчен бу шундый көтелмәгән бүләк булды! Тукайны беләбез. Ә менә чит илләрдә караган башка милләт тамашачысы да үз милләте шагыйрьләрен, ватандашларын Тукай иҗаты аша күреп шаккаттылар. Аллага шөкер, безнең театр белән кызыксыналар. Театрдан башка безнең репертуар да тамашачыга кызыклы тоела. Кол Гали, Габдулла Тукай иҗатлары шуңа мисал», диде Ренат Әюпов.

Яшьләр театры да булгач, тамашачыны тизрәк җәлеп итәр өчен бүгенге көн комедияләре кирәк булгандыр бәлки. Ә сез тарихи әсәрләргә өстенлек бирәсез, ни өчен дип сораганга Ренат Әюпов:

«Безнең театр тамаша күрсәтү белән генә чикләнми. Ул мәгърифәтчелек белән дә шөгыльләнә. Глобализация театр сәнгатенә дә үтеп керде. Әдәбият, китап уку 3-4 урында калды. Һәм без театр, сәхнә аркылы безнең ике әдәби мирасыбыз, ике әдәби шәхесебезне спектакльләр аша халыкка җиткерергә уйладык, - диде Ренат Әюпов.

Шулай итеп, 1-2 апрельдә Казанның Яшьләр театры Мәскәү тамашачысы белән очрашачак. Татар әдәбиятының нигезе булган Кол Гәли һәм Габудлла Тукай әсәрләре буенча куелган спектакльләрне Мәскәү тамашачысы көтеп тора.
XS
SM
MD
LG