Accessibility links

Райс Якын Көнчыгыш сөйләшүләрен җанландырмакчы


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру сөйләшүләрен җанландыру максаныда Израиль һәм Фәлестин җирләренә 3 көнлек сәфәрен тәмамлап Израиль һәм Фәлестин рәсмиләре белән очрашты.
Бүген Иерусалимда Райс шулай ук Израиль премьер-министры Эһуд Олмерт белән дә очрашты.
Соңрак Фәлестин җитәкчесе Мәхмүт Габбас белән очрашу өчен Райс Үрдүнгә китте.
Бу ел ахырына кадәр солых килешүен имазалау максаты куелган булса да, узган ноябрь аенда яңартылган бу сөйләшүләрдә әллә ни тәррәкыять күренми.
XS
SM
MD
LG