Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Якын Көнчыгыш солых сөйләшүләрен җанландырмакчы


Русиянең БМОдагы илчесе Виталий Чуркин Мәскәүдә бу җәйдә үтәчәк Якын Көнчыгыш конференциясе Израиль белән Фәлестин арасында солых килешүенә бу ел ахырына кадәр ирешү тырышлыкларын җанландырачак дип белдерде.

Фәлестиннең БМОдагы күзәтүчесе Рияд Мансур солых сөйләшүләрен җанландыру өчен Мәскәү очрашуы бик тә зарур һәм ашыгыч диде.

Ул июнь аенда үтәчәк конференция турында беркадәр сүз булды диде.

БМОдагы Израиль илчесе Дан Гиллерман бу турыда берни дә әйтмәде.
XS
SM
MD
LG