Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус АКШ илчелеге хезмәткәрләрен тагын да киметергә куша


АКШ дәүләт департаменты Беларусның Минскидагы АКШ илчелеге хезмәткәрләре санын тагын да китетү таләбен хөкем итә.
АКШның Белнефтехим беларус ширкәтенә яңа чикләүләр кертүенә ачуы чыккан Мински узган айда АКШ илчесен илдән китәргә мәҗбүр итте.
Аның белән бергә илчелек хезмәткәрләренең яртысы да китте. Минскидагы илчелектә 17 хезмәткәр генә калды.
АКШ илчелегендәге тагын ничә хезмәткәрнең китәргә тиешлеге ачык түгел.
XS
SM
MD
LG