Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО саммитын 2009 елда Германия һәм Франция бергә оештырмакчы


Киләсе елда НАТО саммитын Германия белән Франция бергәләп оештырырга тели. 2009 елда НАТО оешуга 60 ел була.
Германия хөкүмәте сүзчесе Германия белән Франция ул саммитны Германиянең Кель һәм Франциянең Страссбург шәһәрләрендә үткәрергә тели диде.
Сүзче әйтүенчә, Бухарестта үтәчәк саммитта Франция президенты Николя Саркози һәм Германия канцлеры Ангела Меркель шундый тәкъдим белән чыгачак.
Кель белән Страссбург Рейн елгасының ике ярында, бер-береннән берничә чакрымда гына урнашкан.
XS
SM
MD
LG