Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәләт" Прагада язгы мәктәбен башлады



Татарстан яшьләренең "Сәләт" иҗтимагый оешмасы Чехия башкаласы янындагы Штернберк язлыгында үзенең язгы мәктәбен башлап җибәрде. Мондый мәктәп инде икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе узган елның август аенда узган иде.

Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган 40-лап сәләтле бала 1-11 апрель көннәрендә инглиз, испан, алман телләре, икътисад, психология, проектлар белән идарә итү, радио, телевидение, сүз осталыгы, рәсем сәнгате өлкәләрендә дәресләр алачак.

Балалар шулай ук Прага, Дрезден шәһәрләренә, Праганың югары уку йортларына һәм дә "Азатлык" радиосының Прагадагы баш-фатирына сәфәр кылачак.

XS
SM
MD
LG