Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Украина белән Грузияне НАТОга алырга чакыра


АКШ президенты Джодж Буш тагын бер мәртәбә НАТОны Украина белән Грузияне әгъза итеп алу эшен башларга чакырды.

Бүген Бухарестта ачылачак НАТО саммитына берничә сәгать кала чыгыш ясап Буш Украина белән Грузия әгъза булырга инде әзер һәм НАТО Русиянең каршы чыгуына карамастан барлык Европа илләренә ишекләрен ачык тотарга тиеш диде.

Буш шулай ук НАТО илләрен Әфганстанга өстәмә көчләр җибәрергә чакырды.

АКШ президенты Европада ракета калканы төзү ниятеннән баш тартмавын да әйтте. Русия бу планга кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG