Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШ белән "стратегик кысалар" килешүе имзалауны көтә


Мәскәү бу атна ахырында Сочида үтәчәк АКШ һәм Русия җитәкчеләре очрашуында ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләүче "стратегик кысалар" турында документ кабул ителер дип исәпли.
Русия президенты Владимир Путин белән АКШ президенты Джодж Буш Сочида якшәмбе көнне очрашачак.
Мәскәү Кирмәне вәкиле Дмитрий Песков ул документ үзара мөнәбәтләрдәге барлык мөһим мәсьәләләргә кагылычак диде.
АКШның Европада ракета калканы төзү ниятләре, Украина белән Грузияне НАТОга якынайту тырышлыклары һәм башка кайбер мәсьәләләр ике арадагы мөнәсәбәтләрне киеренкеләштереп җибәргән иде.
XS
SM
MD
LG