Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ватандашлары татарлардан өйрәнергә килде


Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия ватандашларының шурасы вәкилләре белән таныша
Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия ватандашларының шурасы вәкилләре белән таныша

Казанга Русиянең читтәге ватандаш оешмалары вәкилләре килде. Утырышларын үткәрүдән тыш алар татарларның эш тәҗрибәсен дә өйрәнә

Казандагы утырышта Урта Азия, Украина, Белорус, Европа илләрендә яшәүче элекке СССР ватандашлары оешмаларыннан егермеләп вәкил, аларның эшен багучы Русия Тышкы эшләр министрлыгының махсус бүлеге башлыгы катнашты.
Русия ватандашларының идарә шурасы утырышы



Шаләпин кунакханәсе залында үткәрелгән Русия ватандашларының идарә шурасы утырышында нигездә эчке мәсьәләләр, эш планнары каралды.

Ә аңа кадәр, кунакларны Татарстан исеменнән Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабул итте. Ул аларга Татарстанның шартнамә кабул итү тарихы, читтәге татарлар белән эшләү, республиканың милли сәясәте хакында сөйләде.
Читтәге Русия ватандашлары белән эшләү соңгы 2 елда гына барса, татар милли күтәрелеше бер дистә елдан артык дәвам итә инде. Бу фикерне очрашуда Германия татарлары исеменнән килгән Венера Вагыйзова әйтте.
Дәүләт Шурасындагы очрашуда элекке СССР республикаларында, Израиль, Аргентина, Европа илләрендә яшәүче ватандаш оешмалары әгъзаләре булды. Әйтик Франция урысларын князь Трубецкой-Голициннар нәселенең дәвамчысы вәкиллек итте. Израильдәге элекке СССР ватандашлары оешмасыннан, бу илдә зур уңышларга ирешкән, җаваплы урыннарда эшләгән Михаил Райф килгән иде. Африка һәм Аргентина урысларыннан да берәр кеше бар иде.

Кунаклар нигездә урыс җәмгыятләре исеменнән килгән булса да, анда татар милли оешмалары әгъзаләре дә булды. Казахстан, Үзбәкстан, Литва, Германия татар оешмалары җитәкчеләре Татарстандагы чараларга махсус чакырылган иде.
Русия ватандашларына ярдәм программаларында татар оешмалары да актив катнаша. Украина татарлары исеменнән килгән Канәфия Хөснетдинов исә, әлеге Русия ватандашларының координация шурасында әгъза булып тора. “Туган тел” оешмасы өчен Русия бюджетыннан акчалата ярдәм алган бар, диде ул. “Шушы шура аша безнең “Дуслык” журналына финанс ярдәм килде. “Туган тел” оешмасының 10 еллыгын үткәрергә җыенабыз, аңа да ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр. Бу чаралар белән бөтен дөньяда Русиянең абруен күтәрәбез,” - диде Украинадагы татар оешмасы вәкиле Канәфия Хөснетдинов.

Чарада кунак булып катнашкан Германия татарлары вәкиле Венера Вагыйзова да, Русия ватандашлары белән эшләү программаларында актив катнашуын әйтте. Быел мәсәлән, Сабан туен үткәрергә акча бүлеп бирергә вәгъдә бирделәр, диде Венера Вагыйзова.

Русия ватандашларының координация шурасы рәисе Алексей Лобанов, татарларның Сабан туйларына, башка чараларга акчалар каралган, татарлар яшәгән бик күп төбәкләргә ярдәм итеп торабыз, диде.

Русия ватандашларының координация шурасы, гомумән читтәге элекке СССР ватандашлары белән эш, Русиянең Тышкы эшләр Министрлыгының махсус бүлегенең җитәкчелегендә эшли. Урыслар һәм СССРның башка милләтләре яшәгән җирләрдә үтә торган чаралар Русиянең абруен күтәрү байрагы астында үткәрелә.
Бу эш колач белән алып барыла, быел урыс теле бәйрәмнәрен, Русия мәдәниятен таныту чараларын үткәрү планлаштырылган. Шураның киләсе утырышы Парижда булачак. Шундый ук җыелышлар әле Аргентина, Америка һәм башка илләрдә дә узачак икән.
XS
SM
MD
LG