Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе Мортаза Рәхимов җитәкли


Бу турыда республика Президентының фәрманы булды.

Анда комиссия рәисенең кем булуы да әйтелгән. Ул — Мортаза Рәхимов. Шулай итеп, Мортаза Рәхимов үзен комиссия рәисе итеп билгеләде. Мәгълүмат чаралары моны төрлечә бәяли. Интернетның “Ревинформ” сәхифәсе бу фәрманның матбугатта 1нче апрель — алдау көнне чыгуына ишарәләп, моны алдау көне галәмәте дип шаярта. “Уфагуб” сәхифәсе бу хактагы язманың башына “Төп коррупционер — коррупциягә каршы көрәшне җитәкләде” дип язып чыкты.
XS
SM
MD
LG