Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы: Украина белән Грузия әгъзалыкка әзер түгел


НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер Романия башкаласында НАТО саммитында чыгыш ясап Грузия белән Украина НАТОга кушыларга намзәт статусына әле әзер түгел дип белдерде. Шул ук вакытту ул бу илләр беркөн НАТО әгъзалары булачак диде.

Де Һуп Схеффер НАТО бу 2 илнең мөрәҗәгатләре турында гадәттән тыш мәсәләләрне карау өчен югары дәрәҗәдә сөйләшүләр башлыячак диде.

Ул шулай ук НАТОның Албания белән Хорватияне әгъзалыкка чакыруын игълан итте.

Рәсмиләр намзәт буларак каралган Македониянең бары Греция белән үз исеменә бәйле күптәнге низагны чишкәннән соң гына чакыру алачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG