Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак Басрадагы хәрби чараны башка шәһәрләрдә кабатламакчы


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики күптән түгел Басрада сугышчыларга каршы булган хәрби чараларны илнең башка өлешләрендә дә кабатларга җыенуын белдерде.

Әл-Мәлики Багдадның ике өлешен Садр һәм Шула районнарын шундый һәдәфләр буларак атады. Ул урыннарда сугышчан дин әһеленең Мәһди гаскәре ныклап урнашкан.

Кушма Штатларның Гыйрактагы көчләре җитәкчелеге Гыйрак хөкүмәтенең Басрадагы сугышчыларга каршы чараларын Гыйрак көчләренең җиңүе дип атарга әле бик иртә дип белдерде.
XS
SM
MD
LG