Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белән Чехия ракета радары сөйләшүләрен тәмамлады


Кушма Штатлар белән Чехия ракета калканы килешүе турында сөйләшүләрне тәмамлады.

Бу 2 ил НАТОның Бухарест саммиты читендә тиздән Вашингтон белән Прага кыйтгаара ракеталарны күрүче американ радарын Чехиядә урнаштыру турында килешү имзалыячак дип белдерде.

Килешүдә бу радар Кушма Шталарның Европа һәм АКШтагы ракета калканы системасына тоташачак диелә.
XS
SM
MD
LG