Accessibility links

Азамат Гәбдерәфиков Рәхимовның матбугат вәкиле булды


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов үзенең матбугат вәкиле итеп Азамат Гәбдерәфиковны билгеләде.

Гәбдерәфиков 2006 елдан республика президенты идарәсенең матбугат хезмәте бүлешен җитәкләде.

Узган елның декабреннән бирле ул Рәхимовның матбугат вәкиле вазыйфаларын үтәп килде.

Элекке матбугат вәкиле Ростислав Мурзагулов үз теләге белән вазыйфасыннан китеп Торак комунал комплексын үзгәртеп коруга ярдам итү ширкәтенә эшкә күчте.
XS
SM
MD
LG