Accessibility links

НАТОның Путин белән очрашуында чишелешләр булмады


НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшү уңай рухта үтте, әмма ике арадагы килешенмәгән мәcьәләләргә чишелеш табылмады дип белдерде.

Романия башкаласында НАТО саммитының соңгы көнендә Путин НАТО-Русия шурасы очрашуында катнашты.

Кичә НАТО Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру планын хуплады. Русия бу планга каршы чыга.
XS
SM
MD
LG