Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Авазы радиосы БДБ илләре телләрендә сөйли башлый


Русия Авазы радиосы Әрмәнстан, Молдова, Үзбәкстан һәм Кыргызстан дәүләт телләрендә тапшырулар эшли башлавын белдерде. Ул тапшыруларны әлеге илләрдә FM ешлыкларында тыңлау мөмкин.

Радионың бу илләргә рус телендәге тапшырулары элеккечә дәвам итәчәк.

Русия Авазы радиосы быел БДБның башка һәм Балтыйк буе илләре телләрендә дә тапшырулар башларга җыена.

1929 елда оешкан бу радио 160-лап ил һәм территориягә 37 телдә тәүлегенә 143 сәгать сөйли. Әмма анда татарлар йәки башкортлар өчен тапшырулар әзерләнми.
XS
SM
MD
LG