Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар укытучылары бәйгесе тәмамлана


Бу бәйгенең быелгы үзенчәлеге шунда – анда башкорт мөгаллимнәре генә түгел, ә татар һәм рус укытучылары да катнаша.
Моңа кадәр әлеге бәйгедә бары тик башкорт укытучылары гына көч сынаша иде. Әлбәттә, бу хәл башка милләттән булган мөгаллимнәрдә зур ризасызлык тудыра килде. Менә шушы хатаны, ниһаять, төзәтергә булдылар Башкортстанда.
“Ел укытучысы -2008” бәйгесендә республиканың төрле төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, җәмгысе 32 кеше көч сынаша. Татар мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә белем биргән татар укытучылары үзләренә дә бәйгедә катнашу форсаты бирелүне бик дөрес гамәл дип саный.
Балтач районыннан килгән тәҗрибәле татар укытучысы Рәзилә Вәлиева әйтүенчә, бу бәйгедә хәтта җиңеп чыгу бик үк мөһим дә түгел.
“Мондый бәйге барышында без берничә көн буе үзебезнең хезмәттәшләр белән якыннан аралашу мөмкинлегенә ия, - ди Рәзилә ханым. - Тәҗрибә уртаклашу, алдынгы эш ысуллары хакында фикер алышу урыны да бу. Үз казаныңда гына кайнап, әлләни алга китеп булмый. Һәр мөгаллимнең үзенең әйбәт укыту алымнары, еллар буе туплаган бай тәҗрибәсе була. Менә шулар хакында сөйләшеп, без үз осталыгыбызны камилләштерәбез. Ә осталыкның чиге юк”.
Татар укытучылары арасындагы бәйгегә бәя бирүчеләрнең берсе, Башкортстан дәүләт университеты мөгаллиме Алмаз Шәйхуллов та бу бәйгенең файдасы зур дип билгели.
Башкортстанның “Ел укытучысы” бәйгесенең татар укытучылары катнашкан өлеше 5 апрельгә кадәр дәвам итә һәм шул көнне җиңүчеләрнең исемнәре мәгълүм була. Җиңүчеләрне тантаналы шартларда котлау һәм зур бәйрәм көтелә.
XS
SM
MD
LG