Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем җиңәр: испан дуңгызымы, әллә татар казымы?


Казанда дөньяның төрле илләреннән килгән аш-су осталарының “Бердәм дөнья” дип аталган халыкара бәйгесе булачак.

Татарның каклаган казы испаннарның ыслаган дуңгыз боты белән бил алышачак. Әлбәттә, мәйданга чыгып дигәндәй, туры мәгънәсендә түгел. Казанда 9 апрельдән 11 нә кадәр булачак аш-су осталарының халыкара бәйгесе вакытында кайсы милли ризыкның тәмлерәк икәнен ачыклаячаклар. Бу чараны оештыручылар, испан хамоны белән каклаган казны чагыштырып тәмләп карау, казны дөньяга киңрәк таныту мөмкинлеге бирәчәк дип белдерә.
Җәлил Сөләйманов
“Әгәр дә товарны күрсәтмәсәң, аның яхшы якларын аңлатып бирмәсәң, аны бер кем дә күрми. Төрле илләрдән килгән кешеләргә күрсәтеп бирсәк, кызыксынып, безнең товарны ала башларлар дип ышанабыз. Ә болай испан хамунының үз урыны, безнең калаган казның үз урыны бар инде. Татарларда ислам дине булганга испан хамоны безгә ул килешми. Ә менә, җир шарының төрле җиреннән килгәннәр каклаган казны тәмләп карасыннар һәм шундый тәмле ризык бар икәнне белсеннәр”,- ди Казан хакимиятенең куллану базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты башлыгы Җәлил Сөләйманов.
“Бердәм дөнья” дип аталган аш-су осталары бәйгесенә Италия, Исландия, Гватемала, Сербия, Кытай, Тайланд, Мальта, Көньяк Африка Республикасы һәм Украинадан табын осталары килергә теләк белдергән инде. Алар Татарстан башкаласына килгәч үз милли ризыкларын да тәкъдим итәчәк, Казанның аш-су осталарын тәм-том серләренә дә өйрәтәчәк. Һәм шулай ук каздан, судак балыгыннын, эремчектән дә төрле нигъмәт әзерләп бәйгегә чыгачак.
Бу чараның бер максаты- Татарстанның милли табынын һәм татар аш-суын дөньяга таныту булса һәм шулай ук Казанга 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы алу өчен дә йогынтысы булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG