Accessibility links

БМО генераль секретаре Мәскәүгә җыена


БМО генераль секретаре Пан Ги-мун киләсе атнада Мәскәүгә килә. Бу аның әлеге вазыйфада Русиягә беренче килүе булачак.

БМО җитәкчесенең сүзчесе Марие Окабе Панның президент Владимир Путин һәм киләчәк президент Дмитрий Медведев белән очрашачагын белдерде.

Пан былтыр бу вазыйфага керешкәннән соң Вашингтон, Париж һәм Лондонда булды. Әмма БМО Иминлек Шурасындагы калган 2 даими әгъза Русия һәм Кытай башкалаларына аның әле барганы юк.
XS
SM
MD
LG