Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибеттә 8 кешенең үтерелүе хәбәр ителә


Тибеттән читтәге тибет төркемнәре Кытайның көнбатышындагы Тибеттә яңа бәрелешләр булып кимендә 8 кеше һәлак булды дип белдерә.

Лондондагы Ирекле Тибет оешмасы белдерүенчә, атнакичтә полиция Сычуан виләятендә берничә Будда дин әһеленең тоткарлануына ризасызлык белдерүче Будда дин әһелләренә һәм тыныч халыкка ут ачкан.

Кытайның рәсми Ксинһуа хәбәр агентлыгы элегрәк Сычуанда хөмүмәт рәсмие каты яраланды дип хәбәр иткән иде. Әмма анда демонстрациячеләрнең үлүе йәки яралануы турында хәбәр булмады.
XS
SM
MD
LG