Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президенты Кытайдан Далай Лама белән сөйләшүне таләп итә


Франция президенты Николя Саркози, әгәр дә Кытай Тибетнең Һиндстанга сыенган рухи җитәкчесе Далай Лама белән сөйләшүләр башламаса, бу җәйдә Пекиңда үтәчәк Олимпия уеннары ачылышы тантанасында катнашмыячагын белдерде.

Саркози куйган шартлар белән таныштырып Франциянең Кеше хокуклары министры Рама Яде Пекиң Тибет халкына каршы көч куллануны туктатырга, сәяси тоткыннарны азат итәргә һәм Далай Лама белән сөйләшүләр башларга тиеш диде.

Яде әйтүенчә Саркози гомүмән Олимпия уеннарын карарга бару йәки бармау турында Европа Берлеге илләре җитәкчеләре белән киңәшләшүләрдән соң карар итәчәк.
XS
SM
MD
LG