Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият фиркәсе җыенын яңача уздырмакчы


«Бердәм Русия” үзенең IX корылтаена әзерләнә. Ул быел 14-15 апрелендә узачак. Беренче тапкыр бу фирка үз корылтаенда партия алдында торган проблемаларны түгел, ә илнең 2020 елга кадәр үсеш юнәлешләрен карыячак.


Декабрьдә Русия Дума сайлауларында җиңгән хакимият фиркәсенә беркайчан бернинди киртәләр булдырылганы юк. Шуңа әлеге корылтайда элекке утырышлардагы кебек фиркә тирәсендәге проблеманы тикшерү көлке дә тоелыр иде. Нәкъ шул сәбәпледер, «Бердәм Русия” бу юлы корылтайны башка юнәлештә үткәрәчәк. Имеш илнең киләчәген кайгыртачак. Билгеле, бу кайгырту татарлар файдасына булуы бик шикле. Чөнки бу фиркәнең мәкерле эшләре инде урыс булмаган халыкларга зыян салганы билгеле. Ягъни милли төбәк компонентын бетерү турындагы канунны парламентта күпчелектә булган «Бердәм Русия” вәкилләре кабул итте.

“2 декабрьдә кабат Русия Думасына милли төбәк компонентын бетергән “Бердәм Русия” фиркәсен сайладык. Татар авылларында 97-98% күрсәттек. Үзебезне бетерергә юнәлдерелгән канун кабул иткән, милләт буларак безне юк итәргә дигән партия өчен шул кадәр тавыш бирдек бит”,- ди сәясәтче Фәндәс Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, “Бердәм Русия” беркайчан да татар мәнфәгатен кайгыртмады. Һәм нәкъ шул партия үзенең чираттагы корылтаенда Русиянең 2020нче елга кадәр үсеш юлын карыячак.

14 апрель көнне Мәскәүнең Кунаклар сараенда (Гостевой двор) Русия үсеше мәсьәләсен 8 түгәрәк өстәлгә бүленеп тикшерәчәкләр. Анда фән, мәдәният эшлеклеләре, төбәкләрдә партиянең җирле бүлекләреннән сайланган вәкилләр катнашачак.
Төштән соң илнең 2020нче елга кадәр үсеше турында «Бердәм Русия”нең җитәкчесе, Русия Думасы рәисе Борис Грызлов нотык тотачак.

Ләкин корылтайның иң мөһим чаралары икенче көнне узар дип фаразлана. Чөнки анда Русия президентлары Владимир Путин белән Дмитрий Медведев катнашачак. Аларның килешенә дип беренче көнне каралган мәсьәлә буенча Русия Думасы вице-спикеры Олег Морозов җитәкчелегендә резолюция әзерләнә дә икән инде.

Әмма бу корылтайда тагын бер зур яңалык булырга мөмкин. Дүшәмбе көнне кайбер мәгълүмат чаралары язуынча, «Бердәм Русия фиркәсен киләчәктә Путин җитәкләргә мөмкин. Дүшәмбе көнне фиркәнең корылтайга әзерлегенә багышланган матбугат очрашуында «Бердәм Русия”нең рәисе Борис Грызлов “Партияне Путинга җитәкләргә тәкъдим итәчәкмен. Бу иң уңышлы юл», диде.
Шулай итеп, Путин фиркә рәисе булса ул инде илдәге сәяси хәлне дә күзәтүдә тотачак.

Моннан тыш, Грызлов 8 май көнне Дума Путинны Русия премьер-министры вазыйфасына тәкъдим итү мәсьәләсен дә карыячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG