Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа чечен качакларына 11 миллион евро бирә


Брюссель - Европа Комиссиясе Чечня сугышында зыян күрүчеләргә 11 миллион евролык ярдәмне раслады. Бу акча качакларга сыену бирү, яклау, аналар һәм балаларга медицина ярдәме өчен кулланылачак. Комиссия белдерүендә, Чечнядә яшәү шартлары әле дә авыр булып кала, диелгән.

Европа Комиссиясе 1999 елдан бирле Чечнягә 220 миллион евродан артык акча җибәрде.
XS
SM
MD
LG