Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел укытучылары билгеләнде


Башкортстанның ел укытучысы бәйгесе тәмамланды. Әгәр моңа кадәр республиканың ел укытучысы (анда барлык фәннәр укытучылары да катнаша) һәм башкорт теле, әдәбияты укытучылары гына билгеләнсә, быел урыс һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйгесе дә узды. Татар теле укытучылары бәйгесендә 32 районнан килгән 32 укытучы катнашты. Әлеге конкурслар башкаланың 25нче санлы мәктәбендә, 84 һәм 65нче санлы татар гимназияләрендә узды. Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы исемен Миякә районыннан килгән Фәридә Шәфыйкова яулады. Шулай ук тагы дүрт укытучыга лауреат исеме бирелде. Татар конгрессы кайбер номинацияләрдә җиңүчеләргә үз бүләкләрен бирде.
XS
SM
MD
LG