Accessibility links

Зәки Вәлиди урынына - Тукай


Башкорт теленә нәшер ителүче “Азна” гәзитендәге кызылгвардиячеләр тарафыннан атып үтерелгән башкорт гаскәриләре турындагы язмада Зәки Вәлиди фоторәсеме дип Тукай рәсемен биргәннәр. Моны “Уфагуб” кебек бәйсез интернет сәхифәләре штыкка алып, зур хурлык дип атый. Алар уенча, башкорт зыялылары үзләренең милли шәхесләрен белмәгән бер вакытта башка - гади башкортлар нинди булырга тиеш?
Шундый бер фоторәсем “Башкортстан укытыусыһы” журналы мөхәрриренең башына җиткән иде. Анда бүгенге премьер-министр Илдус Илешев урынына эштән алынган элекке премьер Хәләф Ишморатов рәсеме чыккан иде.
XS
SM
MD
LG