Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә "Фетнә" фильмын карый алмыйлар


Җакарта - Индонезияге интернет ширкәтләре хәбәр итүенчә, хөкүмәт YouTube, MySpace кебек сәхифәләргә керүне тыйган. Ул сәхифәләрдә күптән түгел чыккан исламга каршы "Фетнә" исемле фильмны карап була.

Узган атнада Индонезиянең элемтә министры YouTube сәхифәсенә Нидерланд сәясәтчесе Гиерт Вилдерс төшергән 17 минутлык бу фильмны алырга сорап хат язган булган. Элек Нидерлад колониясе булган Индонезиядә яшәгән 230 миллионлык халыкның 90% мөселманнар.
XS
SM
MD
LG