Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байлар һәм ярлылар упкыны тирәнәя...


Русия халкы байлар һәм фәкыйрләргә бүленүен дәвам итә.
Русия халкы байлар һәм фәкыйрләргә бүленүен дәвам итә.

... әмма халык дәшми. Русиядә урта хәллелләр әлегә шактый дип саналса да, берничә елдан инде җәмгыять байлар һәм фәкыйрләргә тәмам бүленеп бетәргә мөмкин.

Халыкның күпчелеге моны күреп тора. Иң мөһиме - моны үзендә сизә.

Шуңа да карамастан, алар сугыш, ачлык, төрмәгә утырту булмауны инде яхшы тормышка тиңли. Ягъни русияләрнең күпчелеге өчен хәлләрнең бик начар булмавы, ул инде яхшы дигәнне аңлата.

Көнбатышта кешеләр болай да яхшы тормышын тагын да яхшырту омтылышы белән яшәсә, Русиядә тормышның яхшылыгы "сугыш кына булмасын" дигән фәлсәфәгә бәйләнгән.

“Белеме булмаганнар өчен ашарга булса, алар тормыштан риза, ә белемле кешеләр башкача фикерли. Халыкның башын бутау да бара инде”, ди Казаннан Ләлә ханым.

Әйе, хакимият Русия үсештә, берничә елдан соң Европа илләрен куып тотып, узып та китәбез дигән сүзләр еш сөйләнә. Хакимиткә Владимир Путин килгәч халыкка матур киләчәк вәгъдә итү аеруча да артты. Русия көчле һәм бай итеп күренәсе килә. Шул ук вакытта чынбарлык моның киресен күрсәтә.

“Хабаровскида, Амур өлкәсендә ярлылар өчен ипи пешерә башлаганнар. Аны ясау өчен хәтта почкы чүбе дә кушалар икән. Бәясе – 7-8 сум гына. Ел саен Русиядә 75-80 миллион тонна икмәк үстерәләр. Ипине дә ярлылар һәм байлар өчен аерым пешерә башлауны һич ңлап булмый.

Русия үзенең икътисадын нефть, газ чыгару хисабына гына алып бара. 2006-2007нче елгы икътисади үсеш программасы шуны күрсәтә”, ди Русия коммунистлар фиркәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Халык Русиядә күп мәсьәләне бары ришвәт биреп кенә хәл итеп булуга ышана һәм якын киләчәктә нәрсәдер үзгәрәчәгенә шик белдерә. Авыллардагы эшсезлек, район үзәкләрендәге оптимальләштерү сәбәпле кыскартулар халыкның киләчәккә өметен киметә генә түгел, ә бөтенләй тормышларын төптән үзгәртүгә китерә. Авылларыдагы ир кешеләрнең күпчелеге хәзер акча эшләргә дип шәһәргә китә. Һәм гаиләләреннән читтә яшәргә мәҗбүр була.

Эштәге халыкның күпчелеге хезмәт урынын саклап калыр өчен ниндидер хокук дәгъваларга курка, барысына да риза булып эшли. Чөнки күп кенә ширкәтьләр шәхси эшмәкәрләргә карый.

Икътисад белгече Ләлә ханым күп кеше яшәү өчен кирәк булганнан да азрак хезмәт хакы ала, ди.

“Байлар баеп бара, ә 20% тирәсе кеше хәзердән үк фәкыйрлектә яши”, ди ул.

Әмма шуңа да карамастан, Русия халкы зарланмый. Аның өчен бик начар булмагач, тормыш яхшы инде.

XS
SM
MD
LG