Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Алман теле атнасы" бара


Уфа - Өченче тапкыр Башкорстанда башкорт-алман мәгариф форумы кысаларында "Алман теле атнасы" бара. Ел саен бу чара республикада алман телен өйрәнү дәрәҗәсен , Германиянең теле һәм мәдәнияте белән кызыксынуны арттыру һәм Башкорстан белән Германия арасында хезмәттәшлекне үстерү максаты белән оештырыла.

Бу атнада алман теле, алман җырлары бәйгеләре үтә, укытучылар тәҗрибә уртаклаша, түгәрәк өстәл сөйләшүләре оештырыла. 10 апрель көнне Башкорт дәүләт университетында "Гете эзләре буйлап" дип исемләнгән шигърият кичәсе үтәчәк. "Алман теле атнасы" Сибай һәм Баймакта тәрҗемәчеләр бәйгесе һәм "GASTARBAJTERKA" исемле Русия-алман төркеме тамашасы белән тәмамланачак. Атна буе Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә күргәзмә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG