Accessibility links

Кайнар хәбәр

Моктада әс-Садр солых килешүеннән чыгу белән янады


Багдад - Гыйракның шыгый сугышчылары юлбашчысы Моктада әс-Садр үзенең Мәһди гаскәрләренең 2007 елның августында имзаланган солых килешүеннән чыгачагы белән янады. Башкаланың Садр бистәсендә яңадан сугышчылар белән хөкүмәт көчләре арасында бәрелешләр кабынып китте.

Бүген АКШның Гыйрактагы иң югары хәрби һәм дипломатик җитәкчеләре Дэвид Петреус һәм Раян Крокер АКШ конгрессы алдында Гыйрактагы хәлләр турында хисап тота.
XS
SM
MD
LG